AMORC Presentation Tartar

Символ

Уртасында кызыл роза урнашкан алтын хач. Хач кешенең физик тәнен чагылдырса, роза исә аның җанын һәм гәүдәләнү чылбырында чәчәк атуын аңлата.

Статус

Дини, сәяси булмаган традицион дөньяви фәлсәфи хәрәкәт. Хатын-кызмы ул, ир-атмы, нинди дин тотуына, кайсы расадан булуына, социаль халәтенә карамастан, барысына да бертигез ачык.

Девиз

“Иң таләпчән бәйсезлектә иң киң түземлелек”

Максат

Розенкрейцерлар гасырлар буена саклап килгән фәлсәфи тәгълиматларны – галәм, табигать, кешелек серләрен өйрәнүче гыйлемне мәңгеләштерү.

Традицион чыганаклар

Розенкрейцер традицияләре Христос тууга кадәр 1500 ел элек, 18 нче династия хакимлек иткән чорга, Борынгы Мисыр Мистерияләре Мәктәпләренә барып тоташа. Бу Мәктәпләрнең кайчандыр булуын күп галимнәр һәм Мисырны өйрәнүче белгечләр таный. Биредә Багышланганнар галәмнең барлыкка килү һәм табигать серләрен өйрәнергә җыелганнар. Серләрне, мистерияне өйрәнү дигән төшенчәне аңлатучы “мистицизм” термины нәкъ менә шул Мәктәпләрдән башлана да инде. Вакытлар үтү белән, бу тәгълимат антик Греция, Рим империясе, Урта гасырлар Европасындагы гнозиска әйләнә һәм XVII гасырда Розенкрейцерлар тарафыннан кабул ителә.

Тарихи тамырлар

Тарихи факт булып Розенкрейцерларның 1623 елда Франциядә күләгәдән чыгуы тора. Алар Париж урамнарына шундый афишалар элеп, үзләрен “ачалар”: “Без – Роза һәм Хачның Баш коллегиясе депутатлары, ачык һәм яшерен рәвештә без бу шәһәрдә бар…” Моңа кадәр берничә ел кала алар шул заман фикер ияләренә адресланган өч Манифест бастырып чыгаралар: «Frama Fraternitatis» (Бердәмлек даны, 1614 ел), «Confessio Fraternitatis» (Бердәмлек дине, 1615 ел) һәм “Христиан Розенкрейцның химик туе” (1616 ел). 2001 елның мартында РХАМО «Positio Fraternitatis Rosae Crucis» Роза һәм Хач Бердәмлеге позициясе дип аталган дүртенче Манифесты, шулай ук 2014 елда «Appelatio Fraternitatis Rosae Crucis» (Роза һәм Хач Бердәмлеге Өндәмәсе) дөнья күрде. XVIII гасырда Розенкрейцерлык һәм Франк-Масонлык арасында ниндидер мөнәсәбәтләр булса, хәзер бу ике оешма  бер-берсенә бәйле түгел. XX гасыр башыннан РХАМО француз философы Луи- Клоде де Сан Мартен (1743-1803) тарафыннан төзелгән хәрәкәт – Мартинистларның Традицион Орденына шефлык итә.

Яңарыш

1883-1939 елларда яшәгән Гервей Спенсер Льюис исемле америка эзотеригы розенкрейцерлык белән кызыксына башлый һәм 1909 елда, Франциядә Розенкрейцерлар арасына үтеп керергә дип, Тулузага килә. Орден бу вакытта әле йокы фазасында була. Алга таба, уңайлы вакытлар җиткәч, Европаны яулап алу максаты белән, АКШта Орденны яңадан торгызу эшенә рәсми вәкаләт ала. (Бу вакытта инде Беренче бөтендөнья сугышы шәүләсе күренә башлаган була). Гервей Спенсер Льюис бу миссиягә алына һәм Орденга «Antiquә Mysticusque Ordo Rosae Crucis» (Роза һәм Хач Антик Мистик Ордены) исемен бирә һәм шуның белән Орденның тарихи тамырларын да күрсәтергә тели. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Орден үз яктылыгын бөтен дөньяга тарата.

Хәзерге халәте

РХАМО хәзер бөтен дөнья җәмәгатьчелеге арасында таралган. Ул үз эченә халыкара үзәкне һәм илләргә, чикләргә бәйсез рәвештә бер телдә сөйләшүче берничә юрисдикцияне берләштерә. Француз, инглиз, испан, алман, рус, грек, япон, итальян һ.б. телле юрисдикцияләр бар.Һәр юрисдикциянең “Бөек Тәхет” дип атала торган штаб-квартирасы белән Бөек Магистр идарә итә, ул үз чиратында 5 елга сайланып куела (яңадан сайланып куелырга да мөмкин). Орден белән барлык юрисдикцияләрнең Бөек Магистрларынннан торган Югары Шура җитәкчелек итә. Югары Шура үз чиратында 5 ел саен сайланып куела торган Императорга – Орденның иң югары вәкаләтле затына буйсына. (XVIII гасырларда ук кулланылган “Император” термины латинчадан «Imperare sibi» гыйбәрәсен сүзгә-сүз тәрҗемә иткәндә “Үз-үзенә әмер бирүче” дигәнне аңлата).

Тәгълимат

1909 елга кадәр Розенкрейцерлар тәгълиматы телдән телгә һәм яшерен урыннарда гына тапшырылган. Шул сәбәпле, күпләр Орденны яшерен оешма буларак беләләр. Хәзерге вакытта Розенкрейцерлар тәгълимате монографияләр формасында бирелә, ай саен Орден әгъзаларына җибәрелә, аларны Интернетта да күрергә була. Монографияләр һәрберсе теге яки бу фәлсәфи яисә мистик теманы өйрәнүгә багышланган 12 баскычка бүленә: Илаһи башлангыч, Галәмнең барлыкка килүе, материянең структурасы, пространство һәм вакыт төшенчәләре, тормыш кануннары, эволюциянең максаты, кешенең рухи башлангычы, физик феноменнар, үлемнең серлелеге, үлгәннән соң тормыш, реинкарнация, символ төшенчәсе һәм башкалар. Бирегә шулай ук мистицизмның фундаменталь техникаларын өйрәнүгә багышланган экспериментлар һәм тәҗрибәләр – релаксация, концентрация, психик аң, медитация, рухи алхимия һәм башкалар да керә.

Бердәмлек җыелышлары

Өйдә өйрәнелә торган язмача тәгълиматлар белән беррәттән, Розенкрейцерлар Тәхеттә дә очрашалар, коллектив эшләр алып баралар. Бу очрашуларның максаты булып мәдәни һәм фәлсәфи темаларга фикер алышу, аралашу тора. Бу очрашулар вакытында Розенкрейцерлыкка багышлау тантаналары да уза. Әлбәттә, бу мәҗбүри чара түгел, әмма югары рухи әһәмияткә ия булу сәбәпле, үткәрергә тәкъдим ителә. Шулай ук РХАМО әгъзалары даими рәвештә региональ, милли, халыкара һәм дөньякүләм дәрәҗәдә үтә торган конвенцияләр очрашып торалар.

Күренекле шәхесләр

Гасырлар буена күп кенә күренекле шәхесләр Роза һәм Хач Ордены әгъзалары булган яисә алар белән турыдан-туры бәйләнештә торган. Алар арасында: Парацельс (1493-1541), Фрэнсис Бэкон (1561-1626), Михаил Майер (1568-1622), Роберт Флудд (1574-1637), Якоб Беме (1575-1624), Комениус (1592-1670), Рене Декарт (1596-1650), Элиас Эшмол (1617-1692), Барух Спиноза (1632-1677), Исаак Ньютон (1642-1727), Вильгельм Лейбниц (1646-1716), Бенджамин Франклин (1706-1790), Аллесандро Калиостро (1743-1795), Майкл Фарадей (1791-1867), Клод Дебюсси (1862-1918), Иария Корелли (1864-1924), Папюс (1865-1916), Эрик Сати (1866-1925), Николай Рерих (1874-1947), Эдит Пиаф (1915-1963), Ив Кляйн (1928-1962) һәм башкалар бар. Бүгенге көндә РХАМО үз канаты астына фикер ияләрен, галимнәрне, күренекле артистларны җыя, әмма алар үзләре, кагыйдә буларак, моны сер итеп саклыйлар.

Translate Page
Scroll to Top